Азнакайның «Яшь патриотлары»  гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Яшь патриотлары» гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәләр

Азнакайның «Өмет» социаль-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Актүбә бистәсендә «Яшь патриотлар» волонтерлары катнашында, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чара уздырды.

Алар балаларга гадәттән тыш хәлләр турында аңлатып, андый вакытта үз-үзеңне ничек тотарга, ә иң мөһиме, шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Чара ахырында "Яшь патриотлар" үтеп баручы балаларга һәм өлкәннәргә буклетлар тараттылар.


Нет комментариев