Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның асыл затлары республика күләмендә танылды

Республикада ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” бәйгесендә азнакайлылар быел да актив катнашты.

Иң-иңнәр дип табылган гүзәл затлар һәм үрнәк ир-егетләребез үзләрен башта район күләмендә, аннан Лениногорск шәһәрендә узган зона бәйгесендә тәкъдим итеп, барысы да җиңү яуладылар.

Бәйге финалына узган азнакайлылар 8 Март бәйрәме алдыннан “Корстон” күңел ачу үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Өч райондашыбыз үз номинацияләрендә республика күләмендә җиңү яулап, зур хөрмәткә ия булдылар.

Якташыбыз – «ТНВ» телеканалында чыга торган «Халкым минем» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова – “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”,  махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар илтүче, егетләргә җибәрү өчен үз хисабына 500 тонна агач материалы әзерләгән Рафаэль Габделхаков – “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк”; Актүбә бистәсендә гомер итүче сигез бала анасы Алина Гатина “Хатын-кыз – ана" номинациясендә җиңү яуладылар.

Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев