20 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә
Әлеге чара кысаларында бу көнне сорауларга
8:30 – 9:30 сәгатьләрдә – Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина;
9:30 – 10:30 сәгатьләрдә – ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Азнакай районында иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Гафиева;
10:30 – 11:30 сәгатьләрдә – Азнакай нотариаль округы нотариусы Резида Каһирова;
13:00 – 14:00 сәгатьләрдә – БТИ җитәкчесе Айгөл Сәйдәшева;
14:00 – 15:00 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты җавап бирәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев