Азнакайлылар волонтерлык үзәге җитәкчесе Лилия Басырованың шатлыгын уртаклашты
3 февральдә аларның гаиләсен тагын да түгәрәкләп, шатлык-сөенечкә күмеп уллары дөньяга килде!
Районыбызның изге күңелле, җаваплы һәм актив кешеләренең берсе, муниципаль волонтерлык үзәге җитәкчесе Лилия Нурсаяф кызын Азнакайда белмәгән, аның белән якыннан аралашмаган, нинди дә булса гозере төшмәгән кеше бармы икән? Үзе янәшәсенә өлкәннәрне дә, яшьләрне дә берләштерә, волонтерлык эшенә җәлеп итә алган киң күңелле, олы йөрәкле Лилиянең бүген бәхеттә йөзгән көннәре. 3 февральдә аларның гаиләсен тагын да түгәрәкләп, шатлык-сөенечкә күмеп уллары дөньяга килде!
Лилия һәм гаилә башлыгы Азатны әлеге шатлыклы вакыйгалары белән тәбрик итәргә бала тудыру йортына кемнәр генә килмәгән?!
Район башлыгы урынбасары Роза Галеева шатлыклары эчләренә сыймаган әти белән әнине котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.
3 кило 850 грамм булып туган 55 сантиметрлы улларына бәхетле гаилә бик матур – Аян исеме кушкан.
Тантаналы чарадан районыбыз волонтерлары, әби-бабайлар, туган-тумача да читтә калмады.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев