Өч яклы комиссия утырышында 2024 елда ял көннәрен күчерү турындагы Хөкүмәт карарын тикшерделәр һәм хупладылар.
Россиялеләр алдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн ял итәчәк.
Эшләми торган бәйрәм көннәре – 6 һәм 7 гыйнварга туры килгән яллар 31 декабрьгә һәм 10 майга күчереләчәк.
Моннан тыш, шимбә, 27 апрельдәге ял көнен – дүшәмбе, 29 апрельгә, ә шимбә, 2 ноябрьдәге ял көнен сишәмбе, 30 апрельгә күчерергә тәкъдим ителгән. Шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчереләчәк.
Шул рәвешле, Яңа ел каникуллары быелның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Россиялеләр 1 Май уңаеннан – 28 апрельдән 1 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9-12 майда ял итәчәк.
Ватанны саклаучылар көнендә – 23-25 февральдә, Халыкара хатын-кызлар көнендә 8-10 мартта ял итәчәкбез. Россия көне – 12 июнь дә ял көне булачак. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яллар ике көн (3 һәм 4 ноябрь) дәвам итә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев