Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Ленинград блокадасы каһарманнарын искә алдылар

27 гыйнварда илебез Ленинград блокадасы өзелүнең 81 еллыгын билгеләп үтә. Ил тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булып саналган кайтавазы бүген дә онытылмый.

Районыбыздан да Ленинград шәһәрен саклауда бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Туган якларыбызга әйләнеп кайтучылар да инде арабызда юк, әмма аларның батырлыкларын олы буын гына түгел, яшьләр дә онытмый. Изге җиребезне илбасарлардан саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызның истәлекләре шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә уздырылган “127 грамм кара икмәк” чарасында да яктыртылып, анда катнашкан райондашларыбыз аларның  рухлары алдында хөрмәт белән баш иделәр.

Оештыручылар хәтер чарасында катнашучыларга 127 грамм кара икмәк тә тараттылар.

Залда утыручылар экраннарга чыгарылган видеофильмнар, сәхнәдә барган музыкаль чыгышлар, истәлекләр... аша әлеге шанлы елларның барлык михнәт-газапларын үзләренең йөрәкләре аша үткәргәндер...

Чарада райондашыбыз – блокаданы кичергән сугыш чоры баласы Рима Усманованың кызы Венера ханым да катнашты. Үзенең чыгышында ул әбисе Миннегаян һәм әнисе сөйләгән истәлекләрне күңелендә яктыртты.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев