Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “квартирникка” җыелды

Көннәрнең иң матур чагы. Бу вакытта кемнең генә түзеп өйдә утырасы килсен!

25 май көнне Азнакай яшьләре “Восток” үзәгенә җәйге террасага “квартирник”ка җыелды. Гитарачылар арасында яшьләр дә, хәтта өлкәннәр дә бар иде. Кич буе террасада “Король и Шут”, “Кино” төркемнәре,  Макс Коржның мәңгелек хитлары яңгырады.

– “Квартирник” – ул гадәти фатирда, “өй шартларында” үткәрелә торган концерт.  Монда өй мохите хөкем итә: җылы аралашу, җанлы атмосфера, янәшәңдә сине аңлаган, күңелеңә якын кешеләр... Бу көнне дә без шулай зур бер гаилә булып үткәрдек, очрашудан уңай энергия алдык. Шуңа мондый концерт-очрашуларны тагын уздырырга дигән фикергә килдек. Безгә теләге булган һәркем кушыла ала, пәнҗешәмбе кичләрен җәйге террасада бергә уздырыйк, – ди Яшьләр үзәге белгече Эдгар Шәйдуллин.

Очрашулар әлегә “Восток” үзәге террасасында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башланачак. Концерт вакытын һәм уздыру урынын Яшьләр үзәгенең Телеграм каналыннан да белергә була.

Азамат Вилданов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев