Азнакайлылар, “Батырлык тартмасы” хәйрия акциясендә катнашыгыз
Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе тормышка ашырган “Батырлык тартмасы” акциясе старт алды.
Ул медицина учреждениеләрендә һәм хосписларда озак вакыт дәваланучы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Тартмадагы бүләкләр авыр дәвалану процедуралары узган сабыйларга тапшырыла.
Азнакайда «Батырлык тартмасы» район-шәһәр Мәдәният йортында урнашкан (Солтангалиев урамы, 21 нче йорт, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе).
Тартмага төсле карандашлар һәм фломастерлар, буягычлар (раскраска), китаплар, өстәл уеннары, уенчыклар («йомшак» уенчыклар кабул ителми), иҗат белән шөгыльләнү җыелмалары салырга мөмкин.
Акция 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сезне шушы игелекле һәм бик мөһим акциягә кушылырга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев