Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Балачак җыры” бәйгесендә җиңү яуладылар

Быел республикада “Балачак җыры” бәйгесенең бишенче сезоны оештырылды

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Шаян ТВ” каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенә 100гә якын җыр килгән.

Авторлар арасында профессиональ композиторлар гына түгел, төрле һөнәр ияләре булган үзешчәннәр дә бар. 

Бәйге берничә турда үткәрелеп, жюри тарафыннан иң-иңнәр генә сайлап алынды. Җиңүче дип табылган биш җыр арасында Гөлчәчәк Хаҗиева (Садретдинова) сүзләренә Гөлназ Җиһаншина иҗат иткән “Сәлам җыры” да бар!

Шушы көннәрдә Казанда җиңүчеләрне тантаналы шартларда тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге җырларга киләчәктә аранжировкалар ясалачак, видеоклиплар төшереләчәк. Аларны “Сәйлән” балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев