Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлы Илнар Хәбипов “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесендә катнаша: аның өчен тавыш бирик!

Хезмәтен участковый булып башлап, бүген инде өлкән участок уполномоченные дәрәҗәсенә күтәрелгән Илнар Хәбиповка 7250 кеше яши торган участок беркетелгән.

Хокук сагында торучыларның төп бурычы – хокук бозуларга юл куймау, җинаятьләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү буенча чаралар күрү. Агымдагы елда гына да полиция майоры районда административ хокук бозуның 53 очрагын ачыклаган, аларның 23е юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Моннан тыш, аның  тарафыннан 12 җинаять очрагы ачылган.

Илнар Хәбиповны район эчке эшләр бүлеге коллективы “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим итте. Биредә ул Азнакай данын яклаячак.

Без аңа уңышлар телибез һәм барыгызны да 11-20 сентябрьдә якташыбызны хуплап тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

Аның өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына (сылтама – https://16.мвд.рф/всероссийский-конкурс-2025) кереп, исемлектән Хәбипов Илнар Линар улын табыгыз да, “тавыш бирү” төймәсенә басыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

23

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев