Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Төркия депутатлары килде

Азнакай районының Төркия белән хезмәттәшлектә һәм дуслыкта булуы билгеле, шуңа да арадагы кунакчыллык, җылы мөнәсәбәтләр гаҗәеп түгел

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Төркиянең Бөек милли мәҗлес депутатларын Борханеттин Коҗамаз һәм Айүҗе Түркеш Ташны кунак итте. Азнакай-Тарсус дуслыгы тарихын искә төшерделәр, районыбызның хәзерге торышы, уңышлары белән таныштылар, Төркиядәге хәлләр турында сөйләштеләр. Кардәш илдән килгән кунаклар Азнакайның ямьле, рәхәт булуына соклануларын белдерделәр. Аларның эшлекле килүнең мөһим сәбәбләрнең берсе – Азнакай-Тарсус арасында тыгыз мөнәсәбәтне бар иткән районның элекке башлыгы Әнәс Исхаков каберенә бару.

Без Төркиядән килгән кардәшләребез белән бик тә дус. Коҗамаз бәйгә һәм Айүҗе ханымга безне хөрмәтләп килгәннәре өчен чиксез рәхмәт. Айүҗе ханым эшмәкәрлек буенча зур эш алып бара, аның белән хезмәттәшлегебез тагын да ныгыр дип ышанабыз. Алга таба да шулай аралашып торырга, дуслыкны сакларга насыйп булсын, диде Марсель Шәйдуллин.

Депутатларга районыбыз хуш килде, алар безнең Сабантуйны карарга зур теләк белдерделәр.

Мин Азнакайда беренче тапкыр булмыйм, шуңа аны яхшы беләм. Безнең дуслык 1996 елдан бирле яши һәм иң куанычлысы без аны югалтмыйбыз. Ләкин Азнакай елдан-ел матурая, шуңа да ул үзгәрешләрне үз күзебез белән күрергә теләдек. Айүҗе ханым – Адана шәһәреннән депутат, һәм ул биредә беренче тапкыр. Мин аңа Сабантуй турында сөйләгәч, ул аны күрергә теләде, – дип сөйләде Коҗамаз бәй.

Мин монда килер алдыннан дулкынланып та алдым. Татарстан турында күп мәгълүмат белән таныштым, укыдым. Миңа мондагы халыкның безне якын итеп алуы, рәхәт тынычлык, урамнардагы яшеллек бик ошады. Монда бик матур, чиста хәйрән калдым. Төркиядә татарлар күп, һәм алар белән безнең шактый гына уртаклык та бар – дин, тел, милли ризыклар, мәсәлән. Киләчәктә безгә бергә матур көннәрне кичерергә язсын, – дип, үзенең тәэсире һәм теләкләре белән уртаклашты Айүҗе ханым.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев