Азнакайга монополиягә каршы хезмәт идарәсе килә
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе республика районнарында җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрә.
Шундый очрашуларның чираттагысы 10 декабрьдә безнең районда да үтәчәк. Бу көнне районга идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килә. Ул район Советы бинасында (Ленин ур., 22 нче йорт) азнакайлыларны кабул итеп, аларның монополиягә каршы хезмәт контролендә булган сорауларына җаваплар бирәчәк. Кабул итүгә 8-917-886-15-58 телефон номеры аша алдан язылырга кирәк (Ефимова Оксана Александровна, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат сәркатибе).
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев