Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч – 2024» бәйгесе үтте

Имин хезмәт шартларын тудыру – эш бирүченең хезмәткәр алдында төп бурычы

Әмма хезмәткәр үзе дә иминлек техникасын сакларга тиеш. Шул уңайдан районда әлеге мәсьәләгә багышлап, төрле чаралар үткәрәләр.

Бөтендөнья хезмәт саклау көне алдыннан «Тау» яшьләр үзәгендә район оешма-предприятиеләренең хезмәт саклау буенча белгечләр, хезмәт саклау һәм иминлек техникасы өчен җаваплы вәкилләр үзара ярышты — мәгариф идарәсеннән Лена Гыйззәтуллина, НГДУ «Азнакаевскнефть»нең ЦДНГ – 2дән Азамат Вилданов, Әсәй авылы мәдәният йортыннан Альбина Йосыпова һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбеннән Эльза Закиева. Катнашучыларның осталыкларын хезмәт саклау буенча координацион совет рәисе, район башлыгы урынбасары Роза Галеева рәислегендә жюри бәяләде.

- Районыбызда олы вакыйга шундый матур бәйге оештырылды. Хезмәт саклау көне алдыннан әлеге өлкәдә белемнәрне яңартыр, тулыландырыр, оешма-предприятиеләрдә уңайлы эш шартлары тудырыр өчен шушындый чаралар оештырыла. Балалар арасында без өч бәйге үткәрдек – аларның хезмәт саклауга карашлары белән таныштык, үзләре дә яшьләй иминлек техникасын шулай өйрәнеп белерләр, – диде Роза Галеева.

Конкурста катнашучылар иҗади рәвештә үзләре белән таныштырдылар, аннары теоретик сорауларга җавап бирделәр.

Оешма-предприятиеләр арасында үткәрелгән «Хезмәт саклаудан иң яхшы видеоролик», 50 мәктәп укучысы һәм 10 мәктәпкәчә бала катнашкан «Имин хезмәт балалар карашыннан» һәм «Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч – 2024» бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләделәр                                

«Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч – 2024» НГДУ «Азнакаевскнефть»нең ЦДНГ – 2дә сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча әйдәп баручы белгеч Азамат Вилданов булды.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев