Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Халыкара балаларны яклау көнен зурлап бәйрәм иттеләр

Бүген Р.Ишкәев исемендәге ял паркында балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылды

Җәйнең тәүге көне күңелләребезгә яктылык һәм җылылык өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан шәһәребезнең Р. Ишкәев исемендәге ял паркында гаиләләр өчен зур бәйрәм чарасы узды.

Балаларны, аларның әти-әниләрен әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, аларга изге теләкләрен җиткерде.

- Тормышыбыз чәчәкләре булган балаларыбызның йөзендә һәрвакыт елмаю булсын. Киләчәгебезнең нигезе булып торган сабыйларыбызга исәнлек-саулык, бәхетле тормыш телим, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, сез - безнең горурлыгыбыз! - диде Марсель Шәйдуллин.

Тантананы дәвам итеп, җитәкчеләр төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларга, гаиләләргә бүләкләр, сертификатлар тапшырдылар.

Бәйрәмне уеннардан, күңел ачудан башка күз алдына да китереп булмый: стадионның һәр тарафында төрле мастер-класслар, уеннар, бәйгеләр оештырылган иде. Берәүләр үзләрен рәсем сәнгатендә сынап карадылар, юл билгеләрен белүдә, велосипедта йөрүдә ярыштылар, икенчеләр төрле эшләнмәләр ясадылар, уеннарда катнашып, татлы бүләкләр оттылар.

Бәйрәм кунаклары балалар иҗат коллективлары чыгышларын да бик яратып карады.

Фотогалерея

">http://

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев