Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өченче буын университеты “Умырзая” бию төркеме булдырды

Россия пенсионерлар берлеге гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2022-2023 уку елына пенсия яшендәге тыңлаучыларны Өченче буын университетына укырга җыйган иде.

Районыбызда да аның компьютер грамоталылыгы нигезләре, бию терапиясе, инглиз теле буенча программалары эшләде.

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында бию терапиясе программасын үзләштергән өлкәннәребезнең “чыгарылыш кичәсе” узды. Анда Россия пенсионерлар берлеге гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе урынбасары Любовь Мишина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина, Пенсионерлар берлегенең район бүлеге җитәкчесе Зөфәр Әхмәтов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев