Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда креатив чаналарда узыштылар

Азнакай шәһәренең Р.Ишкәев исемендәге паркында «ЧанаФест» фестивале үтте.

Бүген Р.Ишкәев исемендәге паркта чана шуып та күрсәттеләр! “Ватрушка”, “салазкаларда” шуганнар дисәгез, ялгышасыз: кемдер “мич”кә, кемдер “кораб”ка, икенчеләр “поезд”га, «самолётка» утырып таудан очты гына. Ел саен күпләр көтеп алган креатив чаналар фестивале, быел да зур бәйрәмгә әйләнде. Анда авыл җирлекләреннән, Актүбә бистәсеннән һәм оешма-предприятиеләрдән барлыгы 38 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Елдан-ел фестиваль күбрәк командаларны берләштерә, быел да чаналарның ниндиләре генә юк! Кабатланмас, оригиналь чаналар әзерләп, зурлап әзерләнеп килгән һәр командага рәхмәт, - диде Марсель Шәйдуллин.

Чарага ТР Иҗтимагый палатасы рәисе һәм “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева да чакырулы иде. Үзенең чыгышында ул азнакайлыларның тырышлыгына соклануын белдерде.

- Азнакайга килгәндә мин һәрчак дусларга, туганнарга килгән кебек киләм. Сезнең район республика күләмендә дә саллы урын алып тора, аның уңышларында сезнең өлешегез бик зур. Яңа елда яңа уңышлар, яңа җиңүләр насыйп булсын. Бүген мин янә балачакка әйләнеп кайткан кебек булдым, зур рәхмәт сезгә, - диде Зилә Вәлиева. 

Конкурс шартлары буенча чананы ясыйсы гына түгел, кызыклы итеп киенеп, үзеңнең команда  белән таныштырырга һәм чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу иде.  Иң мөһиме, авып, ярты юлда калмаска. Ул чаналарның төрлелеген күрсәгез,  араларында ниндиләре генә юк. Картон, фанера, калай, тимер-томыр да… эшкә җигелгән.

Азнакай урманнарының бөтен куяннары да паркка җыелган иде бүген!  

Мәлбагыш авыл җирлеге командасы чаналарын бадминтон ракеткасы формасында эшләгәннәр. 

- Фестивальдә ел саен катнашабыз. Быел да ныклап әзерләнеп, җиңәбез дип килдек. Чананы әти белән бергә дүрт-биш көндә эшләдек, - ди авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин.

Актүбә куяннарын Мазай бабай ияртеп килгән. Көймәсен дә кулдан менә дигән итеп ясаганнар. 

Шәһәрнең гимназия коллективы агачтан танк ясап, аңа «Алга» дип исем биргәннәр. 

- Бүген махсус операциядә катнашкан егетләребезгә теләктәшлек күрсәтеп, шундый чана ясадык. Аларның һәрберсе туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, - ди гимназия директоры Альберт Рахманов. 

Аларның чанасы быелгы бәйгенең гран-при иясе булды. 

Өченче урынны үзара Азнакай сәнгать мәктәбе, Җиңү бистәсе һәм Ирекле авыл клублары, Яңа Юл бистәсе командалары бүлеште. Район үзәк сырхауханәсе, Актүбә бистәсе командалары һәм Урманай авыл клубы икенче урыннарны яуладылар. Тымытык һәм Сәпәй авыл клублары һәм Мәлбагыш авыл җирлеге беренче булдылар. 

Фестиваль, гадәттәгечә, катнашучылар өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә бәйрәмгә әйләнде. Балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, районыбыз үзешчәннәре үзләренең күңелле җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев