Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

1 майда шәһәребезнең Р. Ишкәев исемендәге ял паркы янындагы стадионда Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләп узды.

Бәйрәм килгәнне генә көткән диярсең, иртә белән ялтырап кояш та чыкты. Халык та язгы бәйрәмнәрне сагынган? Дәррәү булып гаиләләре белән бәйрәмгә килгәннәр. Тирә-юньдә ларекларда эшмәкәрләребез  тәм-томнар, уенчыклар  алып килгәннәр, шашлык исе таралган. 

Азнакайлыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, нефтьчеләрнең профсоюз комитеты җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин сәламләделәр, күңелле яллар теләделәр. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, артистлар, балалар иҗат коллективлары эчтәлекле, бай концерт программасы әзерләгәннәр.  Һәркемгә дә шәгыль бар монда: асфальтта “Яз. Хезмәт. Май” рәсемнәр бәйгесе, балалар өчен аниматорлар катнашында күңел ачу уеннары, “Һава еланы” фестивале, шашка, шахмат, кул көрәше кебек спорт уеннары... 

Кул эшләрен яратучы балаларга апалары  тынычлык күгәрчене, чәчәкләр... ясарга өйрәтәләр.  Кыскасы, гөрләде бәйрәм. Ил-көннәребез тыныч булып, күңелле бәйрәмнәребез булып торсын!

Традиция буенча, бәйрәм көнендә Р. Ишкәев исемендәге парк стадионында «ГТО» нормативларын тапшыру өчен аерым мәйданчык оештырылган иде. Зурлар һәм укучы балалар үз яшь төркемнәрендә физкультура-спорт комплексының төп төрләрен үтәүдә көчләрен сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев