Азнакайда яшьләр медиа грамоталылыкка өйрәнә
Азнакайның “Тау” яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен медиа грамоталылыкка өйрәтү чарасы узды.
Чараны уздыруның максаты: медиа дөньясында районыбыз яшьләренең белемнәрен арттыру. Аның инициаторы һәм оештыручысы - Азнакай яшьләр үзәге коллективы.
Очрашуда шәһәр мәктәпләреннән 9нчы сыйныф укучылары һәм Азнакай политехник техникумы студентлары, педагоглар катнашты.
Сүз социаль челтәрләрне алып бару, анда төрле “фишкаларны” урынлы куллана белү хакында барды. Яшьләр үзәге белгече Эдгар Шәйдуллин телеграм – каналдагы мөмкинлекләр, контент планы турында, слайдларга нигезләнгән материалларны кулланып, чыгыш ясады.
Әйе, интернет киңлекләрендә мөмкинлекләргә чикләр юк. Тик аларны урынлы куллана белергә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев