Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гомер итүче Рэм ага Мулюков 95 яшен билгеләп үтте

Аны олпат юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм коллегалары котлады.

...Казанда мөгаллим гаиләсендә туып-үсә ул. Тарихчы-географ әтисен 1933 елда Стәрлетамакка эшкә җибәрәләр. Рэмның Бөек Ватан сугышы чорындагы үсмер чак еллары шунда үтә.

1952 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган Рэм Мулюков юллама белән Лениногорскига җибәрелә. 5 ел УБРда өлкән инженер булып эшли. Тампонаж конторасында шактый төзелешләр башларга туры килә. Хезмәт шартлары яхшыртыла, хезмәткәрләргә уңайлыклар тудырыла, яңалыклар кертелә...

 Азнакайда яңа цех оешкач, өлкән мастер булып шунда килә. Аннары инде производство бүлегенә өлкән инженер итеп куялар.

–Яшь, энергия ташып торган чак, геолог белән скважиналарны паспортлаштыру үткәрергә булдык, – дип сөйли ул. –Эштән туктаган барлык скважиналарга ревизия үткәрдек. Моның нәтиҗәсе шул булды: әлеге скважиналарның 70 проценты кабаттан сафка бастырылды. “Татнипинефть” белән тыгыз элемтә урнаштырып, техник яңалыклар кертә башладык.

 28 ел “Актүбәнефть”нең техник бүлеген җитәкли Рэм Гали улы. Бу чорларда хезмәтенә гашыйк технарь үз стихиясендә “йөзә”. Производствоны автоматлаштыру тулы куәтенә бара. Ә инде төзелешләр хакында әйтеп тә торасы юк. Районның Башкортостан белән чиктәш җирендә – табигатьнең гүзәл почмагында чын әкият иле –“Сказка” ял базасы төзелә. Соңрак шундый ук базалары Краснодар өлкәсендәге Ейск шәһәре янында барлыкка килә. Ветеран нефтьчеләребездән анда ял иткән чаклары турында әле дә сагынып сөйләгәннәрен еш ишетергә туры килә. 1968 елда “Актүбәнефть” идарәсен шәһәргә күчерүне оештыручыларның да берсе була Рэм Мулюков. Аның турыдан-туры катнашында цехларда уңайлы шартлар тудырыла, ташландык корылмалар яңартыла, заманча проектлар эшләнә... 

 Әнә шулай гомере буе хәрәкәттә ул. Лаеклы ялга чыккач та эштән туктап тормый. Үз йорты белән торган кешенең мәшәкатьләре бетәме соң!   Хезмәт ветераны әнә шулай тулы канлы тормыш белән, һәр көннән рәхәт табып яшәп ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев