Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

28 май – Чик сакчылары көне.

Шәһәребезнең Җиңү паркында илебезнең Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр хөрмәтенә һәм ил иминлеген саклап батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов митингка җыелган азнакайлыларны бәйрәм белән котлады, төрле елларда чикләребезне саклаган һәм бүгенге көндә дә анда уяу торган, хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның батырлыгы белән горурлану хисләрен белдереп, барлак райондашлар исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Чик буе гаскәрләренә хезмәт итәргә эләгү җиңел түгел, моның өчен зур сынау үтәргә, лаеклы булуыңны бар яклап дәлилләргә кирәк. Шушы зур сынауларны үткән һәм, кирәк булса, бүген дә илебезне сакларга беренчеләрдән булып китәргә әзер торган солдат-офицерларыбыз тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты. Бүгенге көндә җирлегебездә ил чикләрен саклаган 800 дән артык шундый ир-егет яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев