Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бәйрәм ярминкәсе узды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган ярминкәне районыбыз үзешчәннәре концерты бизәде.

Ярминкәдәгеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Халыклар бердәмлеге көне белән районыбыз җитәкчеләре һәм һәм шәхсән үзе исеменнән тәбрик итте. Төрле телдә сөйләшүче, төрле диндәге һәм караштагы халыкларның бердәмлеге, тарихи традицияләрне саклауның, бигрәк тә бүгенге катлаулы, авыр чорда бердәмлекнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Өстән яңгыр сибәләп торуга да карамастан, ярминкә бик бай иде.Терлек, кош-корт итләрен дә, сөтен дә, казылыгын, йомыркасын, яшелчә-җиләк җимешен дә сатып алырга мөмкин иде. Таллы Бүләк хуҗалыгы бодай, арпа да алып килгән. Сатучылар да, сатып алучылар да бәйрәм ярминкәсен оештыручыларга бик рәхмәтле.

“Менә кәбестә, бәлеш пешерергә кош-кортның баш-аякларын, йомырка сатып алдым әле. Кибеттә болар юк бит”, – ди тәгәрмәчле сумка тоткан Әдибә ханым.

Ярминкә әнә шулай халыкка фермерлар, шәхси  хуҗалыкта җитештерелгән сыйфатлы, экологик чиста продукция сатып алырга мөмкинлек бирде. Әле үзешчәннәребезнең матур җырларын да тыңладылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев