Бүген Азнакайда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды.
Мондый ярминкәләрне шәһәр халкы һәрдаим көтеп ала.
– Ите дә, сөте дә бер урында, бик җайлы, барысы да сыйфатлы, оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк, - ди Гөлфия апа.
Бүген һава торышы да менә дигән булды, Шифа мәйданында иртә таңнан халык күп иде. Ассортимент та бай. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк!
Азнакайлылар ит-сөт продукциясесен, яшелчә-җимешен аеруча яратып, чират торып алдылар.
Нет комментариев