Азнакайда «Алдынгылар хәрәкәте»нә тантаналы багышлау чарасы булып үтте
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Алдынгылар хәрәкәте»нә тантаналы багышлау чарасы булып үтте

Бүген шәһәребезнең «Тау» яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия «Алдынгылар хәрәкәте» сафларына тантаналы багышлау тантанасы узды.

Чарага район һәм шәһәр мәктәпләренең 5-11 сыйныфларында белем алучы 100 укучы һәм аларның остазлары чакырулы иде.

Бәйрәм атмосферасын «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе рәисе Розалина Гобәйдуллина ачты. Ул сәлам сүзендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте:

«Сезгә эшегез өчен, яңа идеяләр өчен рәхмәтемне җиткерәм. Беренчеләр хәрәкәтендәге юлыгыз озын, якты, тулы булыр дип ышанасы килә».

Чара якты һәм истә кала торган мизгелләргә бай булды. Малай - кызларга олы һәм дустанә берләшмәне символлаштырган истәлекле тамгалар һәм хәрәкәт эмблемалары тапшырылды. Катнашучылар тантаналы ант бирделәр, аннары, бердәмлек һәм команда рухын ассызыклап, бердәм флешмоб башкардылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев