Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай заводы үз тәҗрибәсен уртаклаша

30 ноябрьдә «Нефтемаш» заводы базасында район хезмәтне саклау буенча координацион советның күчмә утырышы узды.

Биредә 15тән артык оешма-предприятиенең хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләре катнашты. Алар «Нефтемаш» заводының җитештерү мәйданчыкларында хезмәтне саклау шартларын яхшырту үрнәкләре белән танышты.

– Хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләре белән бәйле бик күп сораулар булды, һәм һәрберсенә җаваплар яңгырады, чөнки координацион совет әгъзасы, «Кадрлар әзерләү үзәге – Татнефть» филиалы директоры Юрий Понамарев хезмәтне саклау өлкәсендә укытуга бәйле сораулар белән турыдан-туры эшли – ул сәнәгать, экология иминлеге дә, беренче медицина ярдәме күрсәтү дә, – диде коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин.

Заводның хезмәтне саклау буенча белгече Зөлфия Мәннапова әлеге очрашуга бик күп кешеләр килгәнен, кискен мәсьәләләр күтәрелүен билгеләп үтте, аларны уңай хәл итүдә бердәм көч кирәклеген ассызыклады.

«Нефтемаш» заводының генераль директоры Радик Тимриев мондый чараларның зур әһәмияткә ия булуын, заводның тәҗрибәсен башка оешма-предприятиеләр белән уртаклашырга һәрчак әзер булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев