Азнакай үзенең легендар улын данлады
Изге җомга көнне Җиңү бистәсендә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, ВДНХның алтын медале иясе Рахманкулов Термус Мирзаһит улына истәлек тактасы ачу тантанасы булды.
“Термус Мирзаһит улы – бик күп игелекле, күркәм эшләре белән халык күңеленә кереп калган районыбызның хөрмәтле, легендар кешесе иде. Районда данлыклы кешеләргә менә шундый 70 нче элмә такта ачыла. Кемнәр төзегән йортлардан, уңайлыклардан файдаланабыз? Безнең матур тормышыбыз өчен кемнәр көч куйган? Яшьләребез , киләчәк буын шуны белеп торырга тиеш. Андый кешеләр онытылырга тиеш түгел. Шушы инициативаны күтәреп алып, тормышка ашыруга ярдәм иткән җитәкчелеккә, якыннарына зур рәхмәт”, – диде тантананы ачып район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, хезмәттәшләре Термус Рахманкулов турында якты хатирәләре белән уртаклаштылар.
Тулы язманы “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев