Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урманчылары узган елга йомгак ясады

Район Советында Азнакай урманчылыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы учреждениеләренең хисап җыелышы үтте.

Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Илгизәр Зарипов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

2021 елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рәфис Галиуллин сөйләде. Узган ел “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча 151 гектар мәйданда эш башкарылган, 335 орлык әзерләнгән, 279 мең күләмендә утырту материалы үстерелгән.

Очрашу барышында шулай ук башка җитәкчеләрнең дә чыгышлары тыңланды, аларга нәтиҗә ясап, Илгизәр Зарипов районыбыз урманчылары эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Соңыннан алдынгы хезмәт ияләренә ведомство бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев