Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары кыргый хайваннарга ярдәм итә

Гимназия укучылары урманнарда кыргый хайваннар өчен тоз савытлары, җимлекләр урнаштырдылар

Алда – салкын көз һәм кыш айлары. Бу чорда аларга ярдәм итү аеруча мөһим. Азнакай гимназиясендә белем алучы 7 нче сыйныф урманда булып, хайваннар  өчен тоз савытлары һәм җимлекләр урнаштырдылар. Әлеге акциядә «Чатыр тау» дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Илнур Сәрвәров, «Азнакай урманчылыгы» җитәкчесе Эдуард Чикуров, Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты вәкилләре һәм ата-аналар да катнашты. Алар балаларга районда нинди хайваннар яшәве, тоз савытлары куюның әһәмияте турында сөйләделәр. 

«Салкын чорда хайваннар өчен тоз бик кирәк, ул аларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра», - ди Илнур Сәрвәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев