Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шагыйрәләре балалар бакчасында кунакта булды

Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында «Туган яктан илһам алып» дигән кичә узды

Анда шагыйрәләр Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова, Нәсимә Фазлыева, үзешчән композитор Гөлназ Җиһаншина катнашты.

Балалар авторларның нәниләр өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.

Кичәне татар теле тәрбиячеләре Дилбәр Мөхәммәтшина һәм Гөлшат Лотфуллина халкыбызның милли уеннары белән үреп алып барды.

"Районыбызда Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган биш язучы яши. Шулай ук "Гөлстан" әдәби берләшмәсендә егермегә якын талантлы каләм иясе бар. Барчабыз да балалар бакчалары, мәктәп укучылары белән очрашып, аларны иҗатыбыз белән таныштырып торабыз. Балалар җирле язучыларның әсәрләрен ятлап, әдәби бәйгеләрдә актив катнашмалар, җиңүләр яулыйлар. Безнең өчен бу зур куаныч", - ди" Гөлстан" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев