Азнакай районының Кәкре Елга авылында бердәм халык яши
Районыбызның Кәкре Елга авылында еллык хисап җыелышы үтте.
Халык белән очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов һәм әлеге җирлеккә беркетелгән район вәкиле, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнашты.
Хисап җыелышы башланыр алдыннан оешма-учреждение вәкилләре авыл халкын борчыган сорауларга җавап биреп, аңлату эшләре алып бардылар.
Кәкре Елга — районыбызда иң төзек, барлык уңайлыклары булган авылларның берсе. Ел саен җирлеккә кергән Кәкре Елга, Кәтем, Якты Юл авылларында юлларны төзекләндерү, социаль объектларны яңарту эшләре алып барыла. Федераль, республика программалары нигезендә зур эшләр башкарыла.
Бүген биредә 368 хуҗалыкта 682 кеше яши. Шуларның 246сы — пенсия яшендәгеләр.
Җирлек башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов үзенең чыгышында үзара салым акчасына башкарылган эшләргә дә тукталып үтте. Кәкре Елгада яшәүчеләрдән җыелган 171 мең сум үзара салым акчасы, республика субсидиясе белән 856 мең сумны тәшкил иткән. Ул урам юлларын кардан чистарту, зиратларны карап тору, «Мирас» чишмәсен һәм су линияләрен төзекләндерүгә тотылган. Агымдагы елга да планнары зурдан авыл халкыны.
Кәкре Елганың 10 егете махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл халкы, җитәкчелек егетләргә, аларның гаиләләренә һәрчак игътибарлы. Район күләмендә гуманитар ярдәм туплауда да сынатмый кәкреелгалылар, биредә волонтерлык эше дә киң җәелдерелгән.
2023 ел авыр килсә дә, авыл хуҗалыгы буенча да уңышлары куанырлык.
«Марс» җәмгыяте Наил Усманов үзенең чыгышында хуҗалыкта ел дәвамында алып барылган эшләргә төпле анализ ясап, алдынгы хезмәткәрләрне билгеләп үтте.
Шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин халыкка җирлегебездә кылынган җинаятьләр буенча мәгълүмат җиткереп, мошенниклардан каза күрүчеләрнең күп булуын ассызыклады, һәркемне игътибарлы һәм сак булырга, чит номерларга җавап җирмәскә чакырды.
— Кәкре Елгада элек-электән бердәм халык яши. Шулай барлык оешмалар халык белән килешеп, һәр эшне кулга-кул тотынып эшләгәнгә, уңышларыгыз да күп, — дип билгеләп үтте хисап җыенын йомгаклап, Марсель Шәйдуллин.
Соңыннан алдынгы хезмәткәрләргә, юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев