Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген Азнакай шәһәре һәм районының шәфкать ияләре Балалар иҗаты үзәгенә тантаналы чарага җыелдылар.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга бу катлаулы һәм игелекле хезмәттә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм белән котлады.

Бу көнне без бер ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз, үз алдыбызга яңа бурычлар куябыз.  Бергә җыелып, уңышларыбыз һәм казанышларыбыз белән уртаклашыр өчен дә яхшы форсат бу. Бүген бәйрәм залда гына түгел, ә һәрберебезнең күңелендә, – дип билгеләп үтте Азнакай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Шиһапов. 

Районның сәламәтлек саклау тармагында эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, бухгалтерлар, санитаркалар, шоферлар Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар да игътибар үзәгендә булды.

- Мин 46 ел медицина өлкәсендә эшләдем, димәк, 46 ел бу көнне бәйрәм иттем, хәзер дә чакырулары өчен бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, бу көн минем өчен бик мөһим, өстәвенә, монда һәрвакыт яшьлегем белән очрашкан кебек булам. Яшьләр өчен шатланам һәм үземне алар яшьләрендә искә алам, – ди ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәмилә Даутова. 

Чарада гаилә әгъзалары махсус хәрби операция зонасында булган хезмәткәрләргә, волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Сәхнәгә актив спортчылар да чакырылды. 
Азнакай артистларының чыгышлары барлык катнашучылар өчен тагын бер бәйрәм бүләге булды.

Зөлфия Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев