Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Азнакай радиосы һәм телевидениесе» телерадиокомпаниясенең элекке җитәкчесе Газизҗанов Илкам Мәгъсүм улы вафат

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «ТАТМЕДИА» җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллективлары, «Азнакай радиосы һәм телевидениесе» телерадиокомпаниясенең элеккеге җитәкчесе Газизҗанов Илкам Мәгъсүм улы вафат булу сәбәпле, якыннары, туганнарының авыр югалту кайгысын уртаклашалар.

 

"Илкам Мәгъсүм улы – Азнакай районының үз телевидениесен булдыруда башлап йөргән кыю энтузиастларның берсе иде. 1989 елның 28 августында көнкүреш видеомагнитофоннарын кулланып, кулдан ясалган тапшыргыч аша тәүге эфир ясала. Көньяк-көнчыгыштагы беренче телевидение белән нәкъ менә Илкам Магъсүм улы җитәкчелек итә. Ул үз янәшәсенә талантлы кешеләрне туплый алды. Бүгенге иҗади, яңа идеяләр белән янып торган бердәм, дус коллектив – аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Илкам Мәгъсүм улы хезмәт сөючән, ярдәмчел, үз эшенең чын остасы иде. Аны белгән һәм аның белән эшләгән һәркемнең күңелендә ул намуслы, җаваплы, хөрмәтле кеше булып калачак. Без аның туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз. Газизҗанов Илкам Мәгъсүм улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә сакланыр", - диелә кайгы уртаклашу сүзендә.

Хушлашу  мәрәсиме 15 сентябрь көнне  9.45 сәг.   Азнакай шәһәре, Ямашева 8 нче йорт  адресы буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев