Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай полициясе узган елга йомгак ясады

Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы узган елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин да катнаштылар. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Марат Сибәгатов коллектив эшенә анализ ясап, узган елда районда кылынган җинаятьләргә тукталып үтте. 

2023 елда Азнакайда 722 җинаять очрагы теркәлгән. Бу сан аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 79га артыграк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны да арткан. Тулаем алганда, урлаулар очраклары кимегән. Мошенниклардан каза күрүчеләр дә күп. Узган ел мондый 166 очрак теркәлгән. Шул ук вакытта юлда аварияләр, аларда һәлак булучылар күп, исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны да бихисап. 

Шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин үзара хезмәттәшлек эшенең җайга салынуын билгеләп, коллективка хезмәт уңышлары теләде.

Шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин районда кылынган җинаять очракларына тукталып, мошенниклык буенча профилактика эшен көчәйтүне сорады. 

— Әлеге төр җинаятьләрне ачу бик кыен. Бу бүлек өчен дә уңай күренеш түгел, ачылмаган җинаятьләр безне һаман артка сөйри. Узган ел ИТ-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең 18,8 проценты ачылса, мошенниклык очраклары буенча ачылган эшләрнең нибары 10 проценты гына ачылган. Агымдагы елда бу юнәлештә тагын да ныграк эшләргә, халыкны алданудан саклап калырга кирәк, — диде Рим Сөнгатуллин.

 

Коллективка мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.

— Бүгенге көндә сезнең алга куелган төп бурычларның берсе — ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларга каршы кисәтү эшләре алып бару, район һәм шәһәр халкы белән актив элемтәдә тору, һәм сез аларны лаеклы башкарасыз да. Сезнең өчен бәйрәм дә, ял да юк. Алга таба профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтергә иде. Кызганыч, мошенникларга ышанып, үзләренең акчаларын югалтучылар саны елдан-ел арта. Узган ел азнакайлылар 15 миллион акчасын югалткан. Бу бик зур сан. Аның күпмесе алдау юлы белән алдырткан кредит белән торып калган. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә итүчеләр саны да кимеми, бу да күңелле хәл түгел. Моның кайчан да булса фаҗигагә китерәсен халыкка ныклап төшендерәсе иде, — диде Марсель Шәйдуллин. 

Хезмәт уңышларына ирешкән полиция вәкилләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев