Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Ливанда узган гүзәллек бәйгесендә илебез данын яклап чыгыш ясады
“Мисс Европа” Халыкара бәйгесендә Роза Гадиева махсус тегелгән Сөембикә ханбикә костюмыннан чыкты.
– Халыкара мәйданда милли киемне күрсәтү мөмкинлеге булуга мин бик шатландым. Дөнья тарихында иң күренекле хатын-кызларның берсе булган Сөембикә ханбикә костюмыннан чыгыш ясый алуыма исә аеруча сөендем, – ди якташыбыз.
Моңа кадәр ул «Лицо столицы», «Миссис Бизнес-леди России», “Индива Россия” Бөтенроссия патриотик матурлык бәйгесе җиңүчесе булып танылган иде.
Фото “Маяк” газетасы архивыннан
Нет комментариев