Азнакай яшьләре “Активлар мәктәбе”ндә катнаштылар
Авыл яшьләре форумы башкаларбыз Казанда узды.
18-20 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә авыл яшьләренең «Активлар мәктәбе» форумы үтте. Анда азнакай яшьләре дә актив катнашып, яңа идеяләр белән кайттылар.
«Форум, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Авыл яшьләренә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен республиканың аграр яшьләр берләшмәсе командасына, җитәкчебез Миләүшә Мөдәрисовнага чиксез рәхмәтлебез. Форум барышында төрле тренинглар, интеллектуаль уеннар үткәрелде, лекцияләр булды, яшьләр инициативаларын тормышка ашыру буенча фикер алдык. Шунда ук проектлар буенча эшләргә дә өйрәттеләр. Әлеге чара безнең өчен яңа проектлар мәйданчыгы булып тора», – ди районның аграр яшьләр берләшмәсе лидеры Гөлназ Исламова. Ул анда куратор буларак катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев