Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Яшьләр үзәгендә – өй туе

Азнакайда капиталь ремонттан соң Яшьләр үзәге ачылды.

Аны ачу тантанасында егетләр-кызларыбыз белән бергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Яшьләр эшләре һәм туризм министры Ринат Садыйков та катнаштылар.

Марсель Зөфәр улы районның һәр өлкәсендә актив яшьләребезне төзелешнең иң заманча алым-материаллары кулланып яңартылган йортлы булулары белән котлады, аларны киләчәктә дә шулай бердәм, тынгысыз, яшьлек ялкынлы булырга чакырды.

Креатив фикерле, һәрчак позитив булуы белән азнакайлылар күңелен яулаган министрның чыгышын да яшьләр алкышларга күмде. Ринат Наил улы “Тау” Яшьләр үзәгенең шаулап-гөрләп торуын, алга таба да яңа үрләргә омытылып яшәүләрен теләде.

Яшьләребезне тәбрикләргә килгән җитәкче-ветераннарыбызның берсе – Зимфира Мөхәммәдъярова 1971 елның 1 маенда Мәдәният йорты булып ачылган, аннан соң бер өлеше яшьләребезнең мәдәни һәм ял учагы булган бу бинаның кыскача гына тарихы белән таныштырып узды. Аның салкын булса да, элеккеге дәверләрдә дә шаулап-гөрләп торуын әйтеп, анда яшьлек ялкынының һәрчак дөрләп торуын теләде.

Бина эченә үткән һәркем аның матурлыгына, уңайлыгына, заманча булуына аһ итте. Әйе, биредә ял итү, сәләтеңне үстерү, иҗат белән шөгыльләнү өчен барысы да булдырылган: компьютер уеннары белән киберзона, тавыш яздыру студиясе, медиаүзәк, скалодром, дискотека залы, кино-зал, фитнес -зал, кофе-бар, өстәл уеннары, рәсем ясау бүлмәләре... Юк, санап бетермәле дә түгел. Кыскасы, үзегез барып күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев