Азнакай егете студент отряды белән Белоруссиягә киткән
Студент отрядлары кабатланмас рухка ия: акча эшләү дә, тәҗрибә туплау да, төрле кешеләр белән танышып дуслашу да.
Уку чорының иң рәхәт мизгелләренең берседер ул. Менә 19 яшен тутырган Азнакай егете Даниэль Мөгътәсимов та Татарстанның студент отрядлары хәрәкәтенә кушылып, Белоруссия якларында тәҗрибә туплый.
Азнакайның гимназиясен тәмамлаган егет Казан дәүләт аграр университетында «Җир өсте транспорт-технологик чаралары» белгечлеген үзләштерә. Җәйге ялын заяга үткәрми – аграр университетның студент отрядларына кушыла Даниэль. Һөнәри тәҗрибә алырга, дөнья күрергә теләгән Азнакай егете Белоруссия якларын сайлый.
– Мин Минск трактор заводында эшлим, кабиналарны ут диодлы маяк белән җиһазландырам. Башта авыр булды, әмма мин тиз өйрәнәм, осталыгым көннән-көн ныгый гына. Россия студент отрядларының сәяхәт итәргә һәм шул ук вакытта акча эшләргә мөмкинлек бирүенә шатланам! Яшәү, ашау өчен түлисе юк – ул да куандыра. «Татарстан» җитештерү отряды белән проект штабы әзерләгән чараларда һәм ярышларда катнашабыз, – ди Даниэль.
Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев