Аякларга ашыгыч ярдәм
Табиб киңәш итә!
Аякларыгызда кан тамырлары кабарып чыкмасын өчен, балага узгач та, очкычта очканда, ерак юлга чыкканда, һичшиксез, махсус компрессион оеклар кияргә кирәк. Эштә озаграк утырырга, яки киресенчә, аяк өсте торырга туры килә икән, вакыт-вакыт аяк очына басып, гимнастика ясап алырга киңәш ителә. Гомумән, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Аякларда кабарып торган тамырлар, шешенүләр, көзән җыерулар сизәсез икән, хирург-флебологка, кан тамыры хирургына барып күренергә, елга бер УЗИ ясатып торырга кирәк. Контраст душның да файдасы бар.Ә кич эштән кайткач, аякларны өскә күтәреп ятып торсагыз бигрәк тә яхшы була.
Аякларыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев