Шушы көннәрдә башкалада авылда актив тормыш белән яшәүче хатын-кызлар өчен ике көнлек форум узды.
Анда алар сәламәтлек, мәшгульлек, лидерлык, ана бурыч-сыйфатлары һәм башка күп төрле темаларга кызыклы сөйләшү алып бардылар.
– ТР Министрлар Кабинеты грантын тормышка ашыруда безнең өчен иң мөһиме – уңышлы ханым-туташларның тәҗрибәсен яшьләргә җиткерү, – ди республика аграр яшьләр лидеры Диләрә Шувалова.
Форумда районыбызның аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Гөлназ Исламова да катнашты.
Нет комментариев