ҖӘМГЫЯТЬ

Август аенда бакчада башкарасы эшләр

Август аенда яшелчә бакчасында башкарасы эшләр. Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшар­тырга кирәк. Слива, груша һәм алманың ко­елганнарын җыеп (бу очракта зарар­лы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җиргә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып...

Август аенда яшелчә бакчасында башкарасы эшләр.

Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшар­тырга кирәк.

Слива, груша һәм алманың ко­елганнарын җыеп (бу очракта зарар­лы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җиргә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу зарур

Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Помидорның, брюссель кәбестәсенең башларын чеметергә кирәк.

Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфрак­ларны җыеп компостка кушарга. Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.

Яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Август аенда бакчада башкарасы эшләр

Нет комментариев