Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Андрей Кузьмин "Үзгәреш җиле" проектын хуплады

Интернет челтәрендә Рөстәм Миңнехановның яңа музыкаль проекты буенча фикер алышала. (Казан, 2 август, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендә үз аккаунтында "Үзгәреш җиле" ролигын куйды. "2015 ел языннан Татарстанда татар җырын иң яхшы яшь башкаручыларны сайладылар. Татарстан эстрадасына ярдәм итү идеясе...

Интернет челтәрендә Рөстәм Миңнехановның яңа музыкаль проекты буенча фикер алышала.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендә үз аккаунтында "Үзгәреш җиле" ролигын куйды.

"2015 ел языннан Татарстанда татар җырын иң яхшы яшь башкаручыларны сайладылар. Татарстан эстрадасына ярдәм итү идеясе Татарстан Президентыныкы", - дип язган атказанган Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре һәм ноябрьнең беренче көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр татар җыры фестивале узачак дип хәбәр иткән. "Текә булачак!" - дип вәгъдә итә Андрей Кузьмин.

1 августтан Интернет челтәрендә проект һәм анда катнашучылар турында актив фикер алышу башланды. Катнашучыларның тулы исемлеге игълан ителмәде, әмма алар арасында "Голос" проектында катнашкан ике башкаручы булуы билгеле.

"Кызык) үзгәрешләр кирәк дип саныйм! Үзем татар булсам да, хәзер татар эстрадасын кабул итә алмыйм, әмма татар көйләре үзенә тарта) көтәм)", "Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү вакыты җитте! Күптән вакыт! Татарлар арасында режиссерлар һәм музыка укытучылары табылмаган!, "Конкурска эләгеп буламы икән?", - дип язалар комментарийларда социаль челтәрдән кулланучылар.

Билетлар 6 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры кассаларында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Андрей Кузьмин "Үзгәреш җиле" проектын хуплады