Алмагачта корт йөриме? Тизрәк чарасын күрегез!
Беркөнне бакчада йөргәндә, зур алмагачның кәүсәсендә кап-кара, олы бүрек сыман яткан йомгакка күзем төште.
Якын килеп карасам, әсәреп киттем: күбәләк корты мыжлап тора. Баксаң, агулы күбәләкләр салган йомырка “җимешләре” икән. Шунысы бар – алар көздән эшкәртелгән агачларда күренми, димәк, җимеш бирүдән туктагач, җир катырганчы, аларны тиешенчә эшкәртеп калу мәслихәт. Ә инде хәзерге бу күренешкә килгәндә, бу кортларны перчаткалы кул белән җыеп алып юк итәргә һәм урынына кибетләрдә сатылучы теләсә нинди корткыч бөҗәк агуы сибәргә кирәк, ди белгечләр. Агачны бөтенләй агуларга ярамый, чөнки көзен алмасын, башка җимеш агачларындагы уңышны җыя да, ашый да алмыйсыз, ул зарарлана. Чарасын күрмәсәң, бу кортлар агачның яфраклардагы суын суырып, тәмам корытып бетерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев