Алдан тавыш бирергә партиядә тормаган азнакайлылар да килә
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан үткәрелүче Дәүләт Думасына сентябрьдә сайланачак депутатлыкка кандидатлар арасыннан иң лаеклыларын күрсәтеп алдан тавыш бирү Азнакайда зур оешканлык белән дәвам итә. Көндезге 13.00 сәгатькә 4300 кеше тавыш биреп өлгерде. 12 участокта да халыкның актив булуын әйтәләр. Шунсын әйтергә кирәк, праймеризда бернинди партиядә тормаган азнакайлылар да бик теләп...
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан үткәрелүче Дәүләт Думасына сентябрьдә сайланачак депутатлыкка кандидатлар арасыннан иң лаеклыларын күрсәтеп алдан тавыш бирү Азнакайда зур оешканлык белән дәвам итә. Көндезге 13.00 сәгатькә 4300 кеше тавыш биреп өлгерде. 12 участокта да халыкның актив булуын әйтәләр. Шунсын әйтергә кирәк, праймеризда бернинди партиядә тормаган азнакайлылар да бик теләп тавыш бирә. 419нчы участокта тавыш бирергә килгән 49 яшьлек Алмаз Галимов белән әңгәмә корып алабыз. Ул "РемСервисТранспорт" предприятиесендә эретеп ябыштыручы булып эшли.
-Бернинди партиядә тормасам да, "Бердәм Россия" партиясе эшчәнлеге белән үзен шактыйдан танытып килгәч, күңелемә ул якынрак. Бүген тавышымны эшче халыкның мәнфәгатен кайгыртуны максаты итеп куйган кандидатка бирергә дип килдем. Илнең киләчәге үзебезнең кулда, шулай булгач, минем тавыш та мөһим дип уйлыйм. Без эшләгән предприятиеләр ябылмасын, финанс хәлләре тагын да яхшырсын, балаларыбызның киләчәге якты булсын, теләк шул инде.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев