Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә китапханәсендә Резеда Шәрипованың иҗат кичәсе узды

Кичәдә бистәнең башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, мәктәп укучылары, китап сөючеләр катнашты.

Китапханәчеләр Светлана Рахина һәм Гөлнара Курбиева язучының нәшер ителгән китаплары, иҗат юлы белән таныштырдылар. Актүбәнең 1, 2, 3 нче мәктәбе укучылары Егорова Динара, Навшеева Алина, Хисамова Әминә, Зәйнетдинова Айзия, Хөсәинова Мәликә, Сәйфуллов Кәрим, Хәмидуллин Илназ авторның әсәрләре буенча рәсемнәр ясаганнар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ветеран-педагог Әлфия Закирова әсәрләренә күзәтү ясады. Венера Хаҗиәхмәтова башкаруында шигырьне дә китап  сөючеләр җылы кабул иттеләр.

Илаһам Мөхәммәтҗанов Резеда Шәрипованың язучы буларак кына түгел, журналист буларак та районыбызда танылган шәхес икәнен билгеләп узды һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырды.

Китапханә хезмәткәрләре дә нәни шигырь сөйләүчеләргә грамоталар һм Яңа ел күчтәнәчләре әзерләгән.

Шундый җылы очрашу оештырган өчен Резеда Шәрипова китапхәнә коллективына һәм якын итеп килгән китап сөючеләргә, укучыларга рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев