Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә картлар йортында Өлкәннәр көне уңаеннан матур бәйрәм үтте

Районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмнәр оештыру матур традициягә әверелде.

Картлык шатлык түгел диләр, ә менә  өлкәннәребезгә  сөенечләр ясау үзебезнең кулда.
Янәшәдә генә тормыш көзен ялгыз каршылаучы  картларыбыз җитәрлек. Алар тәрбиягә генә түгел, йөрәктән чыккан җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмнәр оештыру  матур традициягә әверелде. Шундый чараларның берсе Актүбә картлар йортында  районыбыз волонтерлары, шәһәребезнең 1 нче мәктәп коллективы тарафыннан үткәрелде. Волонтерлар югары дәрәҗәдә  оештырылган концерт бүләк итте, үзләре белән алып килгән мул күчтәнәчләрне өләштеләр. Матур кичә  зур табын артында котлау сүзләре  белән үрелеп барды. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар, яшь талантларга сөенеп, моңланып күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев