Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләрнең хыяллары тормышка аша

Актүбәлеләр ярты еллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Чәршәмбе көнне бистәнең Мәдәният йортында узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты. Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенниников чыгышыннан күренгәнчә, ярты еллык бюджет 56,5 процентка үтәлгән. Быел бистә үзенең 60 еллык юбилеен каршылый. Әлеге...

Актүбәлеләр ярты еллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Чәршәмбе көнне бистәнең Мәдәният йортында узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.

Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенниников чыгышыннан күренгәнчә, ярты еллык бюджет 56,5 процентка үтәлгән. Быел бистә үзенең 60 еллык юбилеен каршылый. Әлеге бәйрәмгә зур әзерлек эшләре барган. Күптән түгел генә биредә Җиңү мәйданы һәм фонтан ачылган иде. Шулай ук республика, район, нефтьчеләр ярдәме белән юллар төзекләндерелгән, социаль объектларда, йортларда капиталь ремонт үткәрелгән, аварияле йортлардан халыкны күчерү программасы буенча 2 торак йорт төзелеп бетеп килә, өченчесенә нигез салынган. Халык үзе урамнарны, территорияләрне тәртипкә китерүдән читтә калмаган, барлыгы 22 өмә уздырганнар, 621 төп агач утыртканнар.

Җыенда Актүбә полиция бүлеге начальнигы Нияз Хәсәншин, "Актүбә" идарә итү компаниясе директоры Ильмир Гәрәевләрнең дә отчетлары тыңланды. Бистәдә урамда кылынган җинаятьләр санының кимүе куандырса, вак хулиганлык һәм уралушлар саны артуы борчу тудыра. Нияз Хәсәншин шулай ук социаль мошенниклардан сак булырга чакырды.

Торак-коммуналь хуҗалыгында иң авырткан урыннарның берсе файдаланган хезмәтләр өчен халыкның әҗәте булса, икенчесе - ОДН. 1 августка актүбәлеләрнең 33 млн сумлап әҗәте җыелган. Намуссыз кешеләр аркасында ОДН счетчик күрсәткече буенча вакытында дөрес итеп түләп баручылар кесәсенә суга.

- Кагыйдә буенча без күрсәткечләрне ярты елга бер генә алырга тиешбез, әмма кайбер йортларда ай саен йөрергә туры килә, - ди Ильмир Гәрәев.

Әнә шундый тикшерү вакытында 15 счетчикның эшләмәве ачыкланган. Идарәче компания җитәкчесе шулай ук чүпләрне дә теләсә-кайда ташламауларын сорады.

Районыбыз үсешенә нефтьчеләрнең керткән өлеше әйтеп бетергесез. "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов район җитәкчелеге белән берлектә үсеш программасы эшләнәчәге, алга таба да ярдәм булачагы хакында белдерде.

Җыенда 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар мәсьәләсе дә күтәрелде. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сайлаулар уздыру тәртибе белән таныштырды һәм тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.

Бистә башлыгы Роза Галиева үз чыгышында халык белән эшләү тәртибе, уздырылган күпсанлы мәдәни һәм спорт чаралары белән таныштырды. Ул республика, район, "Татнефть" җәмгыяте һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә тирән рәхмәтен белдерде, алардан башка бистәдә бу кадәр колачлы эшләр башкарып булмас иде диде.

29 августта Актүбә зурлап үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп узачак. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде. Алга таба да кулга-кул тотынып, тырышып эшләргә, шулай дустана яшәргә язсын дип теләде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәлеләрнең хыяллары тормышка аша