Актүбә сезне бәйрәмгә көтә!
29 августта Актүбә бистәсенең 60 еллык юбилее уздырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бу көнге чаралар шулай ук "Азнакайнефть"нең 60 еллык юбилее һәм Республика көненә дә багышлана. Бәйрәм кичке биштә Җиңү мәйданында тантана белән башланып, аннары аны Балалар скверы ачылу, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары дәвам итәчәк. 19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең...
29 августта Актүбә бистәсенең 60 еллык юбилее уздырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бу көнге чаралар шулай ук "Азнакайнефть"нең 60 еллык юбилее һәм Республика көненә дә багышлана. Бәйрәм кичке биштә Җиңү мәйданында тантана белән башланып, аннары аны Балалар скверы ачылу, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары дәвам итәчәк. 19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта районның үзешчән сәнгать осталары һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, башкаланың "Ворожея" халык ансамбле зур концерт тәкъдим итә. Бәйрәм 21.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев