Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең Үзәк мәйданын төзекләндерү өчен 22 млн сум акча бирелгән

Актүбә районның иң зур биләмәләреннән санала. Биредә 10 меңгә якын кеше яши. Нефть, транспорт, төзелеш, сәүдә, предприятиеләре, социаль учреждениеләр тулы көченә эшли. Быел бистәгә нигез салынуга 60 ел тула. Россия, республика күләмнәрендә иң төзек җирлек исеменә лаек булган Актүбә әлеге юбилейны тагын да матурланып каршы ала. Үзәк мәйданны төзекләндерү өчен...

Актүбә районның иң зур биләмәләреннән санала. Биредә 10 меңгә якын кеше яши. Нефть, транспорт, төзелеш, сәүдә, предприятиеләре, социаль учреждениеләр тулы көченә эшли. Быел бистәгә нигез салынуга 60 ел тула.

Россия, республика күләмнәрендә иң төзек җирлек исеменә лаек булган Актүбә әлеге юбилейны тагын да матурланып каршы ала. Үзәк мәйданны төзекләндерү өчен нефтьчеләр тарафыннан 22 млн сум акча бирелгән. Моннан тыш республика һәм район бюджетларыннан табигатьне саклау чараларына - 500 мең сум, урам яктырткычларына - 18 млн сум, юллар салу һәм ремонтлауга - 20 млн сумга якын млн сумлык ярдәм күрсәтелә. Аварияле йортлардан халыкны күчерү программасы буенча 2 торак йорт төзелеп бетеп килә, өченчесе төзелә башланган, быел 4 күп фатирлы 4 йортка капиталь ремонт кергән.

Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә предприятие-оешмалар, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашында уза торган киңәйтелгән утырышта яңгыраган бу саннардан бистәдәдә нинди колачлы эшләр баруы турында күзалларга була.

- Актүбә булган проблемаларны үзе генә хәл итә алмый, шуңа күрә ярдәм итәргә тырышабыз, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул сәнәгать мәйданчыгы ачып, бистәдә кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәклегенә басым ясады. Төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләрендә барлык предприятие-оешмаларны актив катнашырга чакырды.

Актүбәлеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр буенча 34 млн сумнан артык әҗәтләре җыелган (район буенча - 86 млн сум).

- Башкалар хисабына яшәүче мондый кешеләр турында хезмәт коллективларында да ачыктан-ачык белдерергә кирәк, - диде бистә башлыгы Роза Галиева.

Актүбәлеләр район җитәкчесенә гозерләрен дә җиткерделәр. Мәдәният йортының түбәсеннән су агып утыра. Марсель Шәйдуллин түбә алыштыру эшенең киләсе ел планына кертелүен әйтте. Бистә елдан-ел зурая, яңа микрорайоннар калка. Шуңа күрә биредә үзеннән-үзе шәһәр эче җәмәгатьчелек транспортына ихтияҗ туган. Район башлыгы әлеге мәсьәләдә дә ярдәм итәргә ышандырды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең Үзәк мәйданын төзекләндерү өчен 22 млн сум акча бирелгән