Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә Хәйрия марафоны узды

Инвалидлар айлыгы кысаларында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Хәйрия марафоны узды.

Мәгариф, мәдәният учреждениеләре коллективлары әлеге уңайдан фойеда ярминкә оештырдылар.

Күңелләргә мәрхәмәтлелек орлыгы салучы, катлаулы язмыш сынауларына дучар булган кешеләрнең өмет кояшын кабызучы әлеге чарада җитәкчеләр, депутатлар, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәмгә үзләреннән өлеш керттеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр һәрдаим дәвам итәр дигән ышанычын белдерде.

Марафон барышында сәхнәдән күпме кеше язмышлары узды! Хәйрия фондына барлыгы 117000 сум акча җыелды. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең кайберләренә инде сәхнәдә үк акчалы конвертлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев