Акча эшләргә теләгән азнакайлы 2 миллион сум акчасын югалткан
Узган атнада биш азнакайлы мошенниклар кулыннан каза күргән.
Мошенниклар халыкны акыртып талауларын дәвам итәләр. Чит номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшмәгез, телефонга килгән кодларны әйтмәгез дип күпме язып-кисәтеп килсәк тә, әле һаман моңа әһәмият бирмәүчеләр табылып тора.
Узган атнада биш азнакайлы мошенниклар кулыннан каза күргән. Алар арасында 36 яшьлек хатын-кыз да бар. Өстәмә акча вәгъдә иткән кырыгалдарлар аны алдап, 2 миллион 198 мең сум акчасын үз кесәләренә салып куялар.
Икенче очракта бер ир-атны 577 мең сумга төп башына утырталар. Мошенниклар башта каза күрүче алдап, Дәүләт хезмәте порталы пароленә ия булалар. Аннан кредит алдыртып, 577 мең сум акчаны үзләренә "имин счет"ка күчерергә мәҗбүр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев