Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агроном Фәиз Таҗиев азнакайлыларга төнәтмәләр ясарга өйрәтте

"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә мәдәни һәм спорт чаралары еш үткәрелә. Шушы көннәрдә без якындагы паркка сәяхәт кылдык. Һөнәре буенча озак еллар агроном булып эшләгән Фәиз ага Таҗиев безгә һәр үсемлек, аның файдасы, ничек төнәтмәләр ясарга кирәге турында кызыклы итеп сөйләде. Ул 1941 елда Күктәкә авылында туган. Балачагы сугыш һәм...

"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә мәдәни һәм спорт чаралары еш үткәрелә. Шушы көннәрдә без якындагы паркка сәяхәт кылдык.

Һөнәре буенча озак еллар агроном булып эшләгән Фәиз ага Таҗиев безгә һәр үсемлек, аның файдасы, ничек төнәтмәләр ясарга кирәге турында кызыклы итеп сөйләде. Ул 1941 елда Күктәкә авылында туган. Балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән.

Җиденче сыйныфтан соң егет хезмәт юлын "Авангард" колхозында тракторчы булып башлый. Аннан аны агрономлыкка укырга җибәрәләр. Җирне эшкәртүдә яңа технологияләр кулланып, югары уңыш җыеп алганы өчен ул СССР Дәүләт премиясе, ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Гап-гади авыл егете тырышлыгы белән әнә шундый югары биеклеккә күтәрелә. Хәзер дә аның тормыш энергиясе ташып тора.

Әмира Гәрәева, мәдәни чаралар оештыручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агроном Фәиз Таҗиев азнакайлыларга төнәтмәләр ясарга өйрәтте